24 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Югары уку йортларына керү процессын онлайнга күчерергә тәкъдим ителде
РФ Югары белем һәм фән министрлыгы абитуриентларга югары уку йортларына керү процессын онлайн-форматта узарга мөмкинлек бирә торган «Университетлар» платформасын булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең тиешле Карары проектына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Россия Үзәк банкы төп ставканы еллык 14 процентка кадәр төшерде
Бүген, 24 июльдә, Россия Банкының директорлар советы төп ставканы 25 база пунктына - еллык 14,00 процентка кадәр киметү карарын кабул итте. Бу хакта регуляторның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казанда КФУ профессоры Резедә Мөхәммәтшина белән хушлаштылар
Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ишегалдында педагогика фәннәре докторы, профессор Резедә Фаил кызы Мөхәммәтшина белән хушлаштылар. Ул 62 яшьтә вафат булды. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының матбугат хезмәтенә «Татар-информ» хәбәр итә.
-
МӨҺИМ
Бәхеттә, шатлыкта... Мул һәм бәхетле тормыш хәзер нәрсә белән үлчәнә?
Казандагы фатир, кәттә «иномарка», Төркиядә ял. Юк, дустым, хәзер болар белән беркемне дә аптырата алмыйсың. Элек байлык, муллык билгесе булган бу күрсәткечләр кеше саен бит, аларга күнектек инде.
-
Марат Кәбиров
Чәкчәк
Рәмзия апа биш катлы иске йортның беренче катында ялгызы яши иде. Подъезга керүчеләр ирексездән аның тәрәзенә күз салып үтәләр. Тәрәзә төбендәге гөлләр арасында горур кыяфәт белән утырган җирән песи аларны күрмәмешкә салышып, кояш нурында изри. Песи тиклем песи башы белән җыен үткән-сүткәнгә игътибар биреп торсынмыни инде?!
-
Җәмгыять
Сакларга өйрәнәбез: финанс белгече Марат Зиннуров киңәшләр
Инфляция шартларында, ягъни акчаның бәясе кимегән бер мәлдә күпләребез аны ничек тә сакларга тырыша. Иң гади һәм ышанычлы ысулларның берсе – банкта саклау. Финанс белгече Марат Зиннуров нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты.
-
Яңалыклар
Татарстанда гаиләләргә хокукый ярдәм атналыгында 190 меңнән артык кеше катнашкан
Татарстанда узган Гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгында республикада яшәүче 190 меңнән артык кеше катнашкан. Бу хакта Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин әйтте.
-
Яңалыклар
«Могҗиза» студиясе «ВТ»да кунакта булды
Газетабызның тугры дуслары, инде күбесенең язмышы газета битләрендә бәян ителгән сабыйлар редакциягә кунакка килде. Кәрим Тинчурин театрында эшләп килгән «Могҗиза» студиясенең яшь артистлары «Ватаны Татарстан» газетасының тарихы белән танышты, баш мөхәррир Илназ Фазуллин белән сөйләштеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
-
Җәмгыять
Халык программасы авыл кешесенең тормышын яхшырта
«Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Соңгы елларда ул кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып эшли торган бер тармакка әйләнде». Бу хакта РФ Дәүләт Думасының Татарстан буенча депутаты Татьяна Ларионова Алексеевск районында программаны гамәлгә ашыру буенча республика комиссиясенең күчмә утырышында әйтте.
-
Яңалыклар
6 кеше үлгән авариядә машина рулендә «права»сыз кеше утырган
Яшел Үзәндә бүген төнлә булган куркыныч юл һәлакәтенең сәбәпләрен тикшерү дәвам итә. Билгеле булганча, авариядә берьюлы 6 кешенең гомере өзелде, тагын берсе хастаханәдә.
-
Җәмгыять
Бакча уңышын нишләтәсез?
-
МӨҺИМ
Урын кирәк әнигә: «ВТ» журналисты Нурания апага җылы оя эзләде
Әнине берәр кая урнаштырасы иде! Редакциягә килгән бу мөрәҗәгатьне ишеткәч, тетрәнеп киттек. Әмма шаккатып утырып булмый, кеше язмышы бит. Ничек тә ярдәм итәсе килде.
-
Яңалыклар
Татарстан Мисыр белән археология өлкәсендә хезмәттәшлекне планлаштыра
Мисыр галименең Биләр дәүләт тарихи-археология һәм табигать музей-тыюлыгына сәфәре Татарстан белән Мисыр арасында археология өлкәсендә хезмәттәшлекнең башлангычы булырга мөмкин. Сәфәр XV Халыкара «Сәләт» яшьләр белем бирү форумы кысаларында узды, анда «Биләр. Тамырлар» фәнни-мәгариф проекты гамәлгә ашырыла.
-
Яңалыклар
Африкада беренче тапкыр Татар киносы көннәре узарга мөмкин
Татар киносы Африка континентына юл алырга мөмкин: Казанда Буркина-Фасода Татар киносы көннәрен оештыру мәсьәләсе каралды. Бу хакта Татарстан башкаласына эш сәфәре белән килгән Буркина-Фасоның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Аристид Рапугдондба Людовик Тапсоба белән очрашуда сүз барды.
-
Яңалыклар
Ел башыннан Татарстанның «күчмә поликлиникалары»нда 22 меңнән артык кеше тикшеренгән
Аларның 13 процентында беренче тапкыр авырулар ачыкланган.